Нурлатта туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында беренче концерт булды. Сәхнәгә районда яшәүче төрле милләт вәкилләре чыкты. Күпмилләтле Нурлат халкы мәдәнияте белән танышу мәдәният сарае фойесыннан башланды. Анда халык иҗаты сувенирлары күргәзмәсе оештырылган иде. Быел районда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап 150 чара үткәрү планлаштырыла.