Бүген Россиянең халык артисты, профессор Нинель Юлтыеваның тууына 95 ел. Аның исеме республикабызда гына түгел, ә хореография сәнгатен яраткан чит төбәкләрдәге төрле буынга да яхшы таныш. Татар балет театрына нигез салуда һәм үстерүдә, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының хореография бүлегендә сәләтле белгечләрне тәрбияләүдә аның өлеше аеруча зур.
Нинель Юлтыева танылган башкорт язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Давыт Юлтыев гаиләсендә туган.
Ленинград хореография училищесын тәмамлагач, Башкорт Дәүләт опера һәм балет театрына, соңрак 1946 елда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына эшкә чакырыла. Шунда ук төп партияләрдә – Нәҗип Җиһановның “Зөһрә” балетында Зөһрә, Борис Асафьефның “Бакчасарай фонтаны”нда Мария, “Аккош күле” балетында Одетта һәм Одилия, Петр Чайковскийның “Йоклый торган гүзәл” балетында Аврора, Л. Минкусның “Дон кихот”ында Китри, Фәрит Яруллиның “Шүрәле” балетында Сөембикә партияләрен башкара. Классик, милли, заманча спектакльләрдә башкарган партияләрен санап та чыгып булмас иде хәтта.
Нинель Юлтыева темпераментны классик грация белән оста туры китереп, сәхнәдә онытылып бии. Балет тәнкыйтьчесе Владимир Горшков аның турында шулай дип язган. Ул профессиональ осталыгы булган балет солисты гына түгел, ә биюче актер да иде.
1966 нчы елда Нинель Юлтыева сәхнә эшчәнлеген туктата, тулысынча педагогик балетмейстер эшенә күчә. Театр солисты буларак, хореографик номерларны һәм балетларны сәхнәләштерүдә беренче чыныгуны ала. Ленинград консерваториясенең балетмейстер факультетын тәмамлагач, театрның баш балетмейстеры була.70 нче елларда Казан мәдәният институтында хореография кафедрасын җитәкли, милли балет труппасын җитәкләү өчен Мисыр Гарәп Республикасына чакыру ала. Аның укучылары Халыкара балет конкурсларында уңышлы чыгыш ясады.
70 еллык гомернең 55 елы хореографиягә багышланган. Алар Юлтыеваның балет биючесе, балетмейстер һәм педагог буларак иҗади эшчәнлеген берләштерде. Мондый бергәлек, профессинальлек бер генә түгел, ә өч талантлы тормышка җитәр иде. Әмма боларның барысы да бер кешедә – Нинель Юлтыева исемендә чагылыш тапкан.