2нче февральдә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм республика Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Казанда гражданнарны кабул итә.
Халык белән очрашу сәгать өчтән алып бишкә кадәр кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында, Карл Маркс урамы, 61-нче йорт адресы буенча уза. Спикерларга үз сорауларын бирергә теләүчеләр алдан ук телефон аша язылырга тиеш. Телефон номеры экранда күрсәтелгән. Алдан язылгач, билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе бүлмәсенә яки кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.