13-нче февральдә Казанда «Россия чаңгы юлы-2021» Бөтенроссия массакүләм ярышлары уза. Анда профессиональ спортчылар да, Казаннан һәм якын шәһәрләрдән кышкы спорт төрен яратучылар да катнаша ала.
+7(843)292-22-48
Татарстан башкаласында төп старт Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында бирелә. Катнашучылар өч, биш һәм ун чакрым дистанциядә узыша.Ярышта катнашырга теләүчеләргә яшь буенча бернинди чикләүләр дә юк, бары тик табибтан рөхсәт белешмәсе генә сорала.Чаңгы шуу ярышларында тамашачылар өчен зур мәдәни программа, бүләкләр уйнату, киез итекле хоккей турниры һәм иҗат коллективлары чыгышлары, башка күңел ачу чаралары да әзерләнә. Чара турында тулырак мәгълүматны 292-22-48 телефоны аша белергә мөмкин.