Казандагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Елезавета Гурьева Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбе ачылуга 135 ел тулды. Интернат мәктәп Казанда начар ишетүче балалар укый торган бердәнбер белем бирү учреждениесе. Әлеге үзенчәлекле белем йортында хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина булып кайтты.
Биредә укучы балалар 12 еллык белем алып чыга. Мәктәпнең төп бурычы мөмкинлекләре чикле балаларга махсуслаштырылган ярдәм оештыру. Ишетү сәләте һәм сөйләм теле бозылган укучыларны уңышлы социаль адаптацияләү өчен уңай шартлар тудыру, сыйфатлы белем бирү.
Миләүшә Гафарова Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп директоры
Бу балалар белән эшләү зур түземлек, тәҗрибә һәм осталык сорый. Шуңа күрә мондагы мөгаллимнәр югары педагогик белем өстенә махсус дефектолог-психологик белемгә дә ия. Шунсыз эшләү мөмкин түгел. Чөнки һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк. Укучыга белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юлын сайлау мөһим. Бу эштә мәктәптә педагог-психолог, укытучы-логопедлар булу балаларның сөйләм тайпылышларын төзәтүгә уңай этәргеч бирә.
Әлеге мәктәптә укырлык балалар саны елдан-ел арта. Республиканың мәгариф министрлыгы ярдәме белән өстәмә урыннар булдырылган. Мәктәп техник җиһазлар белән баетылган. Аашханә СанПин таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән, физкультура залы, интернат бүлмәләре яңартылган.
«Доброшкола» федераль проекты рамкаларында «Эффектон» тавыш көчәйтү аппаратлары, интерактив логопед өстәле, психологик бүлмә кирәкле техник җиһазлар белән баетылган.
Альбина Шамилева психолог
Наилә Ахметшина рус теле укытучысы
Альбина Николаева татар түгәрәге җитәкчесе
Мәктәпнең юбилее уңаеннан укучылар тантаналы линейкага җыелды. Уңышка ирешүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Залда чыгыш ясаучыларны төрле төсле костюмнары һәм шатлыклы йөзләрен күреп сөенсәң, фойеда балалар ясаган эшләнмәләр күргәзмәсен карап сокланырга була.
Гөлсинә Горбунова рәсем укытучысы
Эйе, Казанга гына түгел, республика өчен бик мөһим һәм кирәкле уку йорты бу. Югыйсә, Биектау, Әтнә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Чистай, Азнакай, Балык Бистәсеннән килеп укырлар идемени?! Бүгенге көндә биредә 43 бала интернатта яшәп укый.
Әти-әни йөрәге кайгыны да шатлыкны да сыйдыра. Гаиләдә ишетми-сөйләшми торган бала булса, өлкәннәр кая барып бәрелергә белми. Уртак тырышлык белән нәтиҗәгә ирешеп була. Биредәге олы йөрәкле укытучы-тәрбиячеләр белән бергәләп карлыгач балаларын очарга өйрәткәндәй, тормыш кануннарына төшендереп, мөстәкыйль яшәргә өйрәтеп, очырып җибәрә.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.