Бүген 1 февральдә Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале башлана. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә фестивал 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк.Афишада 9 спектакль һәм 2 гала-концерт. Программада — «Пиковая дама», «Турандот», «Травиата», «Трубадур» һәм башка спектакльләр.