Республикада яшәүчеләрне «Ана теле» онлайн-мәктәбендә укырга чакыралар. Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, укулар лексика һәм грамматика буенча дәресләр, фильмнар һәм аудиороликлар нигезендә үткәрелә. Проект 72 бүлектән тора. Түләүсез онлайн-мәктәп 2013 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган иде. Бу вакыт эчендә 142 илдән 150 меңнән артык укучы белем алган. Проектка теләгән һәркем кушыла ала, ана теле сайтына кереп, алдан теркәлү узарга кирәк.