Быелгы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йортында, төрле милләтләрне чагылдырган курчаклар күргәзмәсе ачылды. Аның авторы Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Алмирә Мәҗитова. Коллекциядә 80нән артык курчак бар, күргәзмәдә шуларның утызы урын алган.
Халыклар дуслыгы йортында – гадәттәгечә төрле милләт моңнары яңгырый. Биредә кечкенә генә матур бәйрәм – шәһәрдәшебез, оста куллы хатын-кыз, Россиянең рәссамнар союзы әгъзасы Альмира Альберт кызы Мәҗитованың шәхси күргәзмәсе ачыла.
Бер өстәлдә 30 га якын курчак. Һәберсе төрле милләтне чагылдыра. Удмурт, чуваш, үзбәк, әзербәйҗан, мари һәм башкалар. Альмира ханым белдерүенчә, бер курчакны ясау өчен 1 атнадан 1 айга кадәр вакыт кирәк. Останың иң күп вакыты – татар кызын ясауга китә.

Альмира Мәҗитова Россиянең рәссамнар союзы әгъзасы, курчаклар ясаучы оста
Бер өстәлдә 30 га якын курчак. Һәберсе төрле милләтне чагылдыра. Удмурт, чуваш, үзбәк, әзербәйҗан, мари һәм башкалар. Альмира ханым белдерүенчә, бер курчакны ясау өчен 1 атнадан 1 айга кадәр вакыт кирәк. Останың иң күп вакыты – татар кызын ясауга китә.
Эльвира Федотова Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары
Альмира Мәҗитовага халыклар дуслыгы йорты исеменнән рәхмәт хаты тапшыралар. Оста куллы шәһәрдәшебезнең күргәзмәсен, күрергә теләүчеләрне февраль азагына кадәр биредә көтеп калалар.

Р. Сибатова, Ф. Исламов НТР яңалыклары