“Яңа татар пьесасы-2020”Яшь татар драматурглар лабораториясенең финалына 11 яшь язучы чыккан. Пьесалары өч көн дәвамында Камал театрында укылды. Әлеге чарадан Динә Нәҗметдинова репортажы.
Бәйгедә татар әдәби телен белгән, 40 яшькә кадәрге авторлар катнашты. Гаризалар 2 июньнән 20 июльгә кадәр кабул ителде. Һәрбер укылган пьеса күңел кылларын тибрәтә, шул ук вакытта көлдертә, кеше башында уй-фикер йөртергә юл куя.“Туплы уен”, “Безнең өйнең йозагы”, “ Тереләй күмелгән” пьесалар Камал театрының артислары кече залда укыдылар. Ә инде һәрбер пьесаның авторын тамашычылар залында күреп була.
Пьесаларның исемләре бик үзәнчелекле, мәсәлән, Раиль Рашитов үз иҗатын“ Тереләй күмелгән” дип атаган. Ни өчен?
Ә тамашачылар әлеге чарага ял итергә, рухи азык белән тукланырга килгәннәр. Пьесалар укуның режиссерлары –Рамил Гәрәев, Айдар Жаббаров, Лилия Әхмәтова. Соңыннан Юлия Тупикина анализлый.
Динә Нәҗметдинова, Ирек Хәмидуллин, Таһир Хасанов, Татарстан яңалыклары.