Синоптиклар февраль аенда аномаль җылы булыр дип фаразлый. Республикабызга җылы атмосфера фронтлары килә. Февраль ае температура күрсәткечләре буенча нормадан 8-10 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча бүген, 1 февральдә, Казанда болытлы һава торышы, кыска вакытлы кар явуы ихтимал. Узган төндә көчле буран чыгу сәбәпле, юлларны карт көртләре каплады. ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Юлларда сак булыгыз!