Татар информ мәгълүмат агентлыгында Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышына багышланган басманың икенче томы тәкъдир ителде. Дин әһелләре, галимнәр ислам диненең яңарыш чорында пәйгамбәр турындагы мәгълүматның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Яңа китап мәхәлләләрдә, мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә тарихи яктан бик әһәмиятле уку ярдәмлеге булачак. Моңа кадәр дә пәйгамбәрләр тормышына багышлап байтак тарихи китаплар басылган. Ә яңа басма ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Китап дини әдәбият, бөек Тукай шигырләре белән дә тулыландырылган.
СНХ Дамир Исхаков галим, тарих фәннәре докторы