1 февральдән Россиядә ташламалы категориягә керүчеләргә барлык түләүләр, пособие һәм компенсация арта. Быелгы февральдә шулай ук үзгәрешләр автомобиль хуҗаларын да көтә. Бу үз машинасының конструкциясен үзгәртергә теләүчеләргә дә, йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла.
Хезмәт министрлыгы аларны быел 4,9 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда бәяләр нәкъ менә шуның кадәр арткан.
Айлык акчалата түләү индексацияләнә, аны Россиядә федераль ташлама алу хокукына ия 15 миллионга якын кеше ала. Мондый кешеләргә инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары һәм ташлама алучыларның кайбер башка категорияләре керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә. 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасының тулы акчалата эквиваленты бәясе аена 1155 сумга тигез. Аңа дару, шифаханә-курорт һәм юл йөрү хезмәтләре керә.