Республиканың барлык балалар бакчалары татарча әлифба китапларын алачак. Проект Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында башланды. Республика Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе вәкилләре бүләкләрне беренче булып Казандагы 415 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә тапшырды.
Музыкаль китаплар, өстәл курчак театры, сүзләр язылган матур карточкалар – барысы да татар телендә. Алар ярдәмендә татарча шигырьләрне тыңларга, укырга, санарга өйрәнергә дә була. Яңалыкны нәниләр шатланып кабул итте.
Яңа проект Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында башланды. Китапларны Татар китап нәшрияты белгечләре төзегән. Педагоглар булышкан. Бу музыкаль китап кына түгел, ә нәниләр өчен татар телендәге әлифба да.
Илдар Сәгъдәтшин Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры
Узган ел 415 нче балалар бакчасы татар телен саклау һәм үстерү буенча конкурста беренче урынны алды. Тәрбиячеләр яңалыкларның өстенлекләрен шунда ук бәяләде.
Рузалия Кадыйрова 415нче балалар бакчасы мөдире
Тиздән нәшрият өлкән яшьтәге балалар өчен шундый ук китаплар бастырырга җыена. Алар тәрбиячеләр өчен методик кулланмаларны да үз эченә ала.
Ләлә Зәйнуллина, Ралина Абрамова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.