Күңеленә күрә Аллаһы тәгалә гомерен дә биргән. Саба районы Оет авылында яшәүче Хәкимә әби Закирова 104 яшен тутырды. Аны тәбрикләргә район башкарма комитетыннан, Шыңар авыл җирлегеннән кунаклар килде. Хәкимә әбине гомер бәйрәме белән котлап, хакимият башлыгы Рәис Миңнехановның кыйммәтле бүләген, башка күчтәнәчләр бирделәр. Сабадан Әлфия Мөбәракова язмасы шушы хакта.
Әнә шулай, яшь бала баккандай тәрбияли Зөлхәбирә апа әнисен. Әнидән дә кадерле кем бар бу дөньяда. Хәкимә әби 1917 нче елда Кибәхуҗа авылында туа. Буй җиткергән кыз Оет авылы егете Шәмсемөхәммәткә кияүгә чыгып, 10 бала таба. Малайларның гомере кыска була. 6 кызы белән горурланып яши Хәкимә әби. Хәкимә әбинең тормыш юлы калын китап язарлык, илдәге барлык авырлыкларны үз җилкәсе аша үткәргән ул. Колхозлашу чоры, ватан сугышы, сугыштан соң илне торгызу, динсез еллар да үтә әби башынннан. Хәкимә әби гомере буе баш күтәрми эшли. Тормышын көйли, туганнарын ярата. Әнә шуңа күрә аның үзен дә зурлап яшиләр.
Ул 17 ел дөм сукыр булып утыра. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов Хәкимә әбине 100 яше белән тәбрикләргә баргач: ”Сезгә нәрсә кирәк?”, дип сорый. “ Күзләрем күрми, эх, бер якты дөньяны күрәсе иде, “ ди Хәкимә әби.
Рәис Нургалиевич тәвәккәллеге белән 100 яшьлек әбинең күзләренә операция ясыйлар һәм ул күрә башлый. Менә шундый могҗиза.
Район башлыгы ел саен әбигә үзе сораган әйберне бүләк итеп тора. Быелгы бүләк-газ плитәсе.
Озак яшәүнең сере нәрсәдә икән? Сорауга җавапны әбинең тормыш юлы әйтеп бирә. Кешеләрне ярату, хезмәтне сөю, гайбәт сөйләмәү, изгелекләр кылу, аллаһы тәгаләне зурлап, динне данлап яшәү.