Республикабызда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек башланды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил Сәмигуллин белән Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында фикер алышты. Тантаналы чаралар 2022 нче елда билгеләп үтелә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары турында сөйләште. Дини югары уук йортының фәнни-белем бирү, рухи-агарту эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре каралды.