Татарстанда кышкы махсус Олимпиада үткәрү өчен бөтен кирәкле ресурслар бар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпиадага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Олимпиада Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узарга тиеш. Утырышта шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин да катнашты. Ул Татарстанның төрле спорт чараларын уздыру буенча бай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте, кунакчыллык һәм халыкара стандартлар ягыннан да ярышларны нәтиҗәле оештырачагына ышаныч белдерде.