Казан метрополитенының икенче линиясе станциясе интерьерларының иң яхшы концепциясенә бәйге игълан ителде.
metro-tigp@mail.ru 8(843)221-54-50 , 8(843)221-54-08
«Конкурс 25 гыйнвардан 26 мартка кадәр дүрт этапта үткәрелә, гаризалар кабул итү 19 мартта төгәлләнә», — диелә «Татинвестгражданпроект» хәбәрендә.
Бәйгедә катнашучыларга метродагы Академик Сахаров урамы, ТАССРның 100 еллыгы, 10нчы микрорайон, Юлиус Фучик урамы станцияләре интерьерларының архитектура концепцияләрен булдырырга тәкъдим ителә.
Бәйгедә катнашу өчен электрон адреска метроның дүрт станциясе буенча заявка һәм тәкъдим ителгән биремне җибәрергә кирәк. Адрес экранда күрсәтелгән. Сораулар шулай ук телефоннар аша да кабул ителә.