Саба районына эш сәфәре белән Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов килде. Ул Саба муниципаль архивындагы эшләрнең торышы белән танышты. Район финанс- бюджет палатасында булды. Бу хакта тулырак, алдагы сюжетта.
Мәскәү кунагын безнең җирдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов каршы алды. Район архивы җитәкчесе Альбина Сираҗетдинова архивның оешу тарихына тукталып, документларның 1929 елдан 2017 нче елга кадәр саклануы турында сөйләде, бүгенге көндә анда 162 фонд исәпләнә. “Муниципаль архивлар Россия архив хезмәтенең нигезе булып тора” бу хакта Андрей Юрасов журналистлар белән аралашканда әйтте.
Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов: «Район архивында төбәк тарихын чагылдырган материаллар саклана. Алар 1927 нче елдан соңгы тарихка багышланган. Район турындагы материаллар туплану белән бергә, ел саен архив аша 800дән артык социаль запрос үтәлә. Бу чагыштырмача кечкенә архив өчен зур күрсәткеч булып санала.»
“ТРсында 2016-2020 нче елларда архив эшен үстерү” дәүләт программасын реализацяләү кысаларында ремонт эшләре уздыру өчен тиешле ярдәм бүлеп бирелгәннән соң биредә зур эшләр башкарыла. Ремонт ясала. 2017 нче елда мобиль стеллажлар урнаштырыла, 2018 нче елда тулысынча җилләтү системасы алыштырыла, кондиционерлар урнаштырыла. Архив хезмәтен үстерү планнары зурдан, аеруча Россия күләмендә башкарасы эшләр шактый.
Тармакка мәгълүмати технологияләрне югары дәрәҗәдә кертү бурычы тора. Бу юнәлештә гомумән Татарстан архивларында зур эш алып барыла. Без архив документларын читтән торып өйрәнү системасын да тамырдан үзгәртәбез. Хәзер бу юнәлештә федераль дәрәҗәдәге законнарга да тиешле үзгәрешләр кертелә.
Саба архивы “Киләчәк архивы бүгеннән башлана” проектында катнашып сканерлы булды. Бүгенге көнгә 806 саклау берәмлеге цифрлаштырылган. Шушындый конкурста кабат 2019 нчы елда катнашып оргтехника һәм күргәзмә өстәле өчен 280 мең акча алына. Бүгенге көндә Россия архив хезмәте пенсия фонды белән цифрлаштыру буенча актив эш алып бара.
2019 нчы елда архив хезмәте районның финанс-бюджет палатасы белән Татарстан республикасы архивы уздырган конкурста җиңү яулап 500 мең сумлык сертификатка ия булды. Бу суммага архив эшләрен штрих кодлау буенча программа барлыкка китерелде. Аның авторлары кунакларга эшнең ничек башкарылуын презентация рәвешендә тәкъдим итте.