Алыш-бирешне теркәгәндә күбрәк онлайн форманы кулланырга. Быел Росреестрның Татарстандагы Идарәсенең төп бурычларының берсе әнә шундый. Ведомство 2020 елгы эшенә йомгак ясады. Күчемсез милек белән миллион чамасы алыш-биреш теркәлгән Һәм аларның күпчелеге электрон рәвештә. Ипотекага да документларны онлайн режимда күбрәк бирә башлаганнар. Ә менә республика чикләре белән аңлашылмаучылык бар. Моңа Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игътибар итте. Территорияне кире кайтармасак, салымнар башка төбәкләргә китә, диде ул. Шул ук вакытта җир һәм күчемсез милек турындагы җыелма мәгълүматлар базасы булган бердәм мәгълүмати ресурс булдыру Росреестр өчен зур ярдәмгә килә.Татарстан бу яңалыкның пилот төбәкләре арасына керде.
Тататрстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм мәгълүмат ресурсы җир ресурслары белән идарә итүнең үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга, файдаланылмый торган объектларны хуҗалык әйләнешенә кертергә, шулай ук гражданнарга һәм оешмаларга җир кишәрлекләре, аларны куллану чикләре турында тулы мәгълүмат бирәчәк»