Яшьләргә ташламалы шартларда фатирлар. Чаллының 26 яшь гаиләсе узган ел торак шартларын яхшырткан. Алар «Яшь гаилә» яңа республика программасыннан файдаланган. Социаль ипотека буенча фатирларга бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә коммерция структуралары, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр дә дәгъва итә ала. Шул ук вакытта кайбер чикләүләр дә бар.
Балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр дә социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия. Эш урыны мөһим түгел.
Башкарма комитетның архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Юлия Минигәрәева: «Исәпкә кую өчен төп шартлар – гаиләнең бер әгъзасына яшәү минимумыннан ким булмаган җыелма керем. Бүгенге көндә яшәү минимумы – 10 374 сум. Гаиләнең бер әгъзасы 18 квадрат метрдан да ким булмаган торак мәйданы белән тәэмин ителә.»
Яшь гаиләләрнең гаризалары 30 көн дәвамында карала. Хәзер 50 гаилә исәпкә алынган, аларның 26сы инде өй туен билгеләп үткән. Әмма республика программасы таләпләренә туры килмәгән кешеләр дә бар.
Башкарма комитетның архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Юлия Минигәрәева: «Шартлар таләпләргә туры килмәү сәбәпле, бездә 12 гаилә бу программадан файдалана алмады. Керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк яки гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан артык торак туры килә.»
Социаль потека йортлары 63 нче микрорайонда төзелә. Декабрь аенда 63/23 күп катлы йортка күченделәр. Тиздән 63/21 йорттан фатир ачкычлары бирелә.
Ләлә Зәйнуллина.Татарстан яңалыклары, Чаллы.