Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән FM ешлыгында милли «Китап» радиосы ачылды. «Китап» радиосы соңгы унсигез ел эчендә Мәскәүдәге федераль конкурс комиссиясендә милли концепция белән җиңеп чыккан беренче радио. Бу хакта “Татар Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Тиз арада радио үзенең даими тыңлаучыларын табарга өлгерде дә инде. Бүгенге көндә «Китап»ның мобиль кушымтасын дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәгән 10 меңнән артык милләттәшебез тыңлый ала. Социаль челтәрләрдә радионың аккаунтлары бар.
Радионың музыкаль өлешен һәр татар балачактан күңелендә йөрткән, табыннарда, мәҗлесләрдә яңгыраган җырлар урын алган. “Китап” өлешенә бүгенге көн өчен актуаль әдәби әсәрләр, кызыклы фактлар, юмор-сатира, белешмә һәм энциклопедик мэгълүмат кергән. Милләтебезне халыкчан җырга, моң сәнгатенә төреп, әдәби матур сүз ярдәмендә саклап калып, киләчәк буыннарга җиткерә алабыз.
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе
Алмаз Миргаязовт «Китап» радиосы мөхәррире
Шамил Садыйков Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры
“Китап” радиосында бүгенге көндә 2 кеше эшли. Ләкин ярдәмчеләре күп. Җырчылар, блогерлар, артистлар, нәфис сүз осталары бик теләп китап радиосы тапшыруларын тулылындыруга үз өлешен кертә.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.