Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы спортчыларын «Дакар-2021» ралли-марафонында җиңүләре белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстаны чүлләре буйлап узыш маршруты барлык катнашучылар өчен дә авыр сынау булды. Шуңа да карамастан, бердәм тупланган команданың тырышлыгы нәтиҗәсендә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә алдылар — йөк машиналары категориясендә бөтен пьедесталны Татарстан командасы яулады. Командада катнашучыларны ТАССРның йөз еллыгы медальләре белән бүләкләделәр, ә коллективка республика Президенты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты