Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы көн саен 80шәр авыруны кабул итә. Күчмә комплекс Әлки районының Чуаш Кичүе авылында эшли. Бер ай дәвамында ерак авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлеген кардиолог, яман шеш авырулары белгече, кан тамырлары хирургы тикшерә.
Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы белән фельдшер-акушерлык пункты янәшәдә генә. Башта пунктта температураны, кан басымын, пульсны үлчиләр. Шуннан соң мобиль комплекска — кирәкле белгеч янына тикшерүгә җибәрәләр.
Тиз арада бушлай тулы тикшерү узарга мөмкин, кешеләрне невролог, эчке биз. яман шеш, күз авырулары авырулары белгечләре, кан тамырлары хирургы тикшерә.
Һәр көнне Мобиль поликлиникада сиксәнгә кадәр кешене тикшерәләр. Ерактагы авылларда яшәүчеләргә өстенлек бирелә.
Әлки районыннан соң табиблар Спас, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарында авыруларны тикшерергә җыена.
Инна Данилова, Рәмзил Мигранов,Татарстан яңалыклары, Әлки районы.