Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатты. «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы, шагыйрь, милли хәрәкәт активисты Рәфикъ Юныс 77 яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашырга килгән туганнары, дуслары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре аны якты хатирәләр белән искә алдылар. Рәфикъ Юныс туган авылы — Арча районының Кәче авылында җирләнде.
Рөстәм Галиуллин «Казан утлары” журналының баш мөхәррире