Россия-минем тарихым мультимедиа тарихи паркында “Республика шәхесләре. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” дигән күргәзмә ачылды. Интерактив күргәзмәдәге фото һәм видеоматериаллар Минтимер Шәймиевнең президент вазыйфасындагы иҗтимагый-сәяси, мәдәни, икътисадый эшчәнлеге, аның республиканы үстерүдәге роле, Халыкара хезмәттәшлектәге уңышлары белән таныштыра.
Республиканың беренче Президенты биографиясен барларга Татарстан елъязмасының бүгенге вакыйгаларында катнашучылар җыелды. Күргәзмәне ачу тантанасында Минтимер Шәймиевнең үзе генә юк иде. Шәхси тыйнаклыгы сәбәпле, ул тантанада катнаша алмады, — дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин. Ә президент адресына мактаулар, хөрмәтләү сүзләре күп яңгырады.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Минтимер Шәймиев республиканың беренче Президенты буларак, Татарстан өчен бик каталулы вакытларда, гореф-гадәтләрне һәм икътисади үсешне саклап калу буенча гаять зур эш башкарды. Җитәкчесе буларак, төрле урыннарда мөмкин булганның барысын да эшләде.
Күргәзмә Минтимер Шәймиевнең гаять зур фидакарьлеген чагылдыра. Икътисадны күтәрүдә, республикада гармонияне булдыруда, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне җайга салуда 90нчы еллар киеренке булды. Беренче Президентның эшчәнлеге бик авыр шартларда башланды, әмма ул аны горур, лаеклы узды.
Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый. Башта һөнәре буенча эшли, авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкли, соңрак тармак министры була. 80 нче елларда дәүләт хезмәтендә, соңрак — Югары Совет рәисе булып эшли, ә 91 нче елда Татарстан тарихында беренче Президент була. Тик ул беркайчан да җирдән, кешеләрдән аерылмады. Тынгысыз җаны кырларга, чәчүлек җирләренә тартты. Татарстанның һәр районында яшәүчеләр белән очрашты. Минтимер Шәймиевнең уңышлар серенең нигезе: «Кешеләрне яратмыйсың икән, хакимияткә барма», — дигән гыйбарәдә ята.
Республиканың төп хәзинәләре – яңадан торгызылган Зөя һәм Болгар шәһәрләре. Минтимер Шәймиев президент вәкаләтләрен тапшыргач, шушы мөһим эшләргә алынды. Кешеләрнең ниди милләттән булуларына, нинди дин тотуларына карамастан, рухи гармония булдыру өчен армый-талмый эшләде һәм эшләвен дәвам итә. Кешеләр аның ышанычын яулады, бергәләп тарихи бай мирас торгызылды.
Минтимер Шәймиев яңа проект -Татарстанда күп телле мәктәпләр ачу һәм үстерү башлангычы белән чыкты. Балалар берьюлы берничә телне өйрәнә. Һәм бу символик мәгънәгә ия. Зирәк акыллы, алдан күрүчән, кыю фикерле Минтимер Шәймиев кешеләрнең үзара аралашып, үзара ярдәмләшеп яшәвенә ирешергә омтыла.
Фәнис Мөхәммәтов, Эльмира Җәләева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.