Татарстан Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекләренә 19 яңа янгын сүндерү машинасы һәм автомобильләр тапшырды.
Июнь аенда алар 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль алганнар иде. Бүген аларның саны җиңел һәм тагылма автомобильләр, машиналар белән тулыланды. Министрлыкның 2020 нче елны йомгаклау коллегиясендә халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда 2020 елга йомгак ясадылар. Янгыннарга аерым тукталдылар. Кызганыч, янгыннарның гомуми саны кимүгә карамастан, янып үлүчеләр саны арткан. Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өстендә эшләргә, кешеләрнең гомерләре өзелү сәбәпләрен җентекләп өйрәнергә кушты.