Лачын, карчыга, бөркет… Ул аларның барысы белән дә уртак тел таба, бик тиз кулга ияләштерә. Сүзебез Мамадыш районы Арташ авылы егете Наил Кашапов хакында. Мамадышта ерткыч кошларны кулга ничек ияләштерәләр? Бу хакта тулырак, киләсе сюжетта.
Канатлы дусты белән күрешер алдыннан, Наил һәрвакыт әлеге жилетын һәм бер кулына перчаткасын кия. “Шулай эшләгәндә ул мине тизрәк таный. Үз итә”, — ди кошның хуҗасы. Хәер, хуҗасы дип әйтү дөрес тә түгелдер. Наил бу лачын өчен әтисе кебек. Кызыл китапка кертелгән канатлы дустын, аңа 1 яшь вакытта, 6 елга дип арендага ала. Инде 3 ел узып та киткән.
Кира, Байкал исемле кошлары булган, ә лачын әлегә исемсез. Кызыл китаптагы кош буларак, документлары, аягында махсус тамгасы бар. Наил аны алган питомникка канатлы дустының хәле турында даими хисап биреп тора.
Ерткыч кошларны өйрәтү Наил өчен хобби гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Иң авыр һөнәрләрнең берсе бу. Сәгатьләргә сузылган күнегүләр, дөрес ашату. Хайваннар дөньясын ярату әтисе Хәлим абыйдан күчкән. Ул гомере буе табигать сакчысы булган.
Наил шушы өлкәдәге башка коллегалары белән тыгыз элемтәдә тора. Әле күптән түгел генә Липецк өлкәсенең “Чәүкә тавы” тыюлыгында Россиянең лачынны өйрәтүчеләр җыелышында катнашып кайткан. Лачыннар ярдәмендә аулау ярышларында якташыбыз мактаулы икенче урынны яулаган.
Илнур Юнысов, Фаил Шәйхетдинов, Рәмзилә Баһаветдинова, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.