2020 нче елда Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы буенча бер мең алты йөздән артык кредит бирелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Татарстан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Финанслауның гомуми күләме — өч миллиард сумнан артык. Программаның иң кирәкле өлеше -нәкъ менә авыл ипотекасы. Аны еллык өч процентка кадәр ташламалы ставка буенча алырга мөмкин. Программа шәһәр халкы өчен дә ачык, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.