Республикада ковидка каршы прививка ясау башланды. «Спутник В» Россия вакцинасының 12 мең ярым дозасы кайтарылган. Февраль ахырына кадәр, Татарстанга тагын 190 меңнән артык доза кайтарылырга тиеш. Актаныш районы да күмәк вакцинациягә кушылды. Район башлыгы Энгель Фәттахов коронавирус инфекциясенә каршы “Гам-ковид-вак” вакцинасы ясаткан. Аны саклау бик үзенчәлекле, 18 градустан түбәнрәк температурада махсус суыткыч-камерада сакларга кирәк. Иң актив вакцина ясатучылар арасында табиблар, полиция бүлегендә эшләүчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр.