Һәр сыердан уртача 10 мең килограмм сөт! Буа районы “Авангард” агрофирмасының “Коммуна” филиалында узган елда шул күләмдә сөт савып алынган. Җәмгыять бу югары күрсәткечкә үз тарихында беренче тапкыр иреште. Нәрсә хисабына? Зур сөт алу серен безнең хәбәрчебез белеште.
Энҗе Рафыйкова савымчы булып унберенче елын эшли. Март аеннан бирле Санкт-Петербургтан кайтарылган голштин токымлы күп сөтле таналар сава. Аның карамагында хәзер 50 сыер. Сыер савучы продукция алу арткач, тырышып эшләргә тагын да стимул бар, ди.
Аның коллегасы, егерме елдан күбрәк терлекчелектә эшләү тәҗрибәсе булган Миләүшә Насретдинова карамагында гади сыерлар. Әмма хайваннарны яратып тәрбияләсәң, аларга карата ягымлы булсаң, җирле терлекләрдән дә мул продукция алып була, дигән фикердә ул.
Гыйнварнын суык көннәрендә дә сөт алу кимемәгән. Абзарларда җылы, җилләтү системасы төзек эшли. Әмма үз тарихларында беренче тапкыр шундый югары продукция алуның төп чыганагын биредә сыйфатлы азык ашатуда күрәләр. Филиалның җитәкчесе Сәлим Даутов та моны яшерми.
Иң беренче – яхшы итеп азыкны хәзерләү. Беренче класслы бөтен төр азык запас белән, җитәрлек итеп үзебез тарафыннан әзерләнә. Печәнме, сенажмы, силосмы, шуны өстенә бөртекле культуралармы, җитәрлек итеп әзерләнә. Менә инде икенче ел рәттән плюшеный кукуразны консервлап бирәбез.
Сүз уңаеннан, коммуналылар ирешелгәннәр белән генә тукталып калмаска уйлыйлар. Киләчәктә продукция алуны да, җитештерүчәнлекне дә 5 процентка арттырырга исәплиләр. Шул ук вакытта сөтнең үзкыйммәтен үстермәүне дә максат итеп куялар. Мәсәлән, бүген 1 килограмм сөт җитештерү 15 сумга төшсә, сату бәясе 30-33 сум тәшкил итә.
Камилә Мусина. Айрат Насруллов, Татарстан хәбәрләре.