Агымдагы елның апрель аенда илебез өчен мөһим вакыйга – Халык санын алу чарасы узачак. Шул уңайдан Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Фикерләрне безнең хәбәрчеләребез дә тыңлап кайтты.
Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә мөрәҗәгатен укый. Әлеге җаваплы чорда Бөтендөнья татар конгрессы һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны җанисәптә актив катнашырга, ирекле волонтерлык вазыйфаларын йөкләргә өндәде.
Дамир Исхаков тарих фәннәре докторы, этнограф
Милли Шура утырышында «SERGIS» Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясе адвокаты Гөлнара Илдус кызы Сергеева чыгыш ясады. Ул халык санын алуга әзерлек барышында юридик төркемнең эшчәнлеге белән таныштырды.
«Бер ел элек без килешү төзедек. Бүгенге көндә 100дән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Алар барысы да, нигездә, консультация бирү характерында иде. Халык санын алу башланганчы без, күбрәк, аңлату эшен алып барабыз, — дип сөйләде Гөлнара Сергеева.
Гөлнара Сергеева «SERGIS» Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясе адвокаты
Утырышта Халык санын алуга әзерлек буенча: 7 эшче төркем булдырылды һәм аларның җитәкчеләре билгеләнде.
Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
Милли Шура халык санын алуга тагын бер яңа инициатива — татар халкын берләштерә торган «Татцифр» исемле интерактив мәйдан булдыру белән чыга. Максаты: татар дөньясының электрон платформасын булдыру.