Бүген 20 нче гыйнварда республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган көн котлауларын кабул итә. Шул уңайдан бүген Россия-минем тарихым мультимедиа тарихи паркында “Республика шәхесләре. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” дигән күргәзмә ачыла. Интерактив күргәзмәдәге фото һәм видеоматериаллар Минтимер Шәймиевнең президент вазыйфасындагы иҗтимагый-сәяси, мәдәни, икътисадый эшчәнлеге, аның республиканы үстерүдәге роле, Халыкара хезмәттәшлектәге уңышлары белән таныштыра. Материаллар 26 залда тәкъдим ителә.
Минтимер Шәймиев үзенең барлык гомерен Татарстанга багышлады. Хезмәт юлын Мөслим районында инженер булып башлап, Россия төбәге лидеры дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул җитәкләгән команда 90 нчы авыр елларда республиканы үстерүгә зур өлеш кертте. Хәзер дә ул Татарстан тормышында актив эшләвен дәвам итә, “Яңарыш” фондын җитәкли, Халыкара диалогны ныгытуда ЮНЕСКОның махсус илчесе булып тора. Минтимер Шәймиев – Россиянең Хезмәт Герое, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медален иң беренче алган шәхес. Безнең телерадиокомпания Минтимер Шәриповичка юлланган котлауларга кушыла, аңа ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел тынычлыгы тели.