Актанышта татар милләте өчен тарихи вакыйга: «Көнчыгыш Чулман аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы» төбәкара конференциясе узды. Аның эшендә республика галимнәре, Татарстан һәм Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләре, укытучылар катнашты.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институты директоры урынбасары Олег Хисамов Актаныш районы башлыгына Татарстан Мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә милли мәгариф белән шөгыльләнүче бүлек булдыру һәм туган телдә кирәкле китаплар нәшер итүгә башлангыч биргән өчен рәхмәт белдерде. «Милли-мәдәни мирасыбыз- Актаныш”, ”Татар балалары өчен туган тел китабы”, берничә томда аңлатмалы сүзлекләр бүләк итте. Ә Шиһабетдин Мəрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салих институтның Мактау кәгазен тапшырды.
Энгель Фәттахов Актаныш муниципаль районы башлыгы
“Уфа өязе татарлары:1722-1782 елларда халык санын алу материаллары” тарихи белешмәсе тәкъдир ителде. Фикер алышуларны онлайн режимда 100 дән артык тарих белән кызыксынучылар карады. Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Гадрахманова дистанцион рәвештә «Башкортстан татарларының гаилә һәм хезмәт кыйммәтләре» темасына доклад белән чыгыш ясады. Россиянең төрле төбәкләрендә экспедицияләр уздырылуын әйтте.
Альфред Дәүләтшин Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиллеге җитәкчесе
Актаныш халкы бай тарихлы, аның тарихы хуннар, бөек төрки каганлык, Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгына кадәр барып тоташа. Соңыннан бу төбәктәге халыклар Россия дәүләтчелеген саклауга һәм ныгытуга зур өлеш кертә.
Ләбиб Лерон “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире
“Көнчыгыш Кама аръягы халкының рухи һәм матди мәдәнияте”, “Кама аръягы төбәгенең күренекле шәхесләре”, “Актаныш районы һәм Көнчыгыш Кама аръягы тарихы” темасына да сөйләшүләр узды.
Фәнис Мөхәммәтова, Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге.