sh.fermer_rt@mail.ru Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт алды. Әлеге программаны Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында уза.
“Фермер мәктәбе” проекты ярдәмендә Республикада яңа эш урыннары гына булдырылып калмыйча, җирле базарда кирәкле сыйфатлы фермер продукциясенең яңа брендлары да барлыкка киләчәк. 27 гыйнварга кадәр «Сөт-ит терлекчелеге» яки «Кошчылык» юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм аны экранда күрсәтелгән электрон адреска җибәрергә кирәк.
Агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларны алга таба үстерү һәм аларга ярдәм итү чаралары каралган. Укуларны башлау 24 февральгә планлаштырыла.