Сөембикә манарасы янында тайпылыш булуы ачыкланган. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты конструкциянең авышуын күзәтеп тора.Ай саен күрсәткечләрне лазерлы сканер ярдәмендә билгелиләр.
Хәзер вертикальдән тайпылыш критик дәрәҗәдә — ике метр. Ул үзгәрерме — нәтиҗәләрне ел азагында әйтәчәкләр. Сөембикә дөньяда билгеле, авыша торган манаралар исемлегенә керә.