16 гыйнвар көнне Цирк бинасында «Манзара спорт-музыкаль премиясе узды. Абсолют җиңүче булып — Зәй, Әлмәт районнары батыры Радик Сәлахов калды. Ул чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчага ия булды. Икенче урында — Муса Галләмов, өченчедә — Руслан Абдуллин белән Элдар Хәмитов. Әйтергә кирәк, быел көрәш мәйданында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия төбәкләреннән иң яхшы 20 көрәшче: профессиональ спортчылар, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр бил алышты.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия җитәкчесе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары