Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстан трассаларын автобуслар һәм йөк машиналары өчен ябалар. Синоптиклар фаразы буенча, 14 һәм 15 гыйнварда республикада көчле кар, буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин, ә җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк.
Һава шартлары начар булу сәбәпле, 14.00 сәгатьтән Татарстан юлларында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнде, ә 16.00 сәгатьтән йөк машиналарына чикләү кертелә.
Хәрәкәт Мәскәү — Казан — Уфа, Казан — Оренбург трассаларында һәм Казахстан чигенә кадәр, Йошкар-Ола — Яшел Үзән һәм Казан — Ульяновск трассаларында ябыла. Хәзерге вакытта республика юлларында 175 берәмлек махсус техника чистарту эшләре алып бара.
Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрдән бик кирәк булмаганда торак пунктлардан читтә чыкмаска, ә юлда штаттан тыш хәлләр булган очракта (843) 533 38 88 телефоны аша мөрәҗәгать итүне сорый.