Түбән Камада яшәүче өлкәннәр активлык күрсәтә. Кулларына скандинавия йөреше таякларын тотып, 400 гә якын пенсионер “Гаилә” паркына чыкты. Өлкәннәр өчен көтеп алынган, күңелле хәл булды. Өченче буын университетында эшләп килүче – сәламәтлек факультеты эшли башлады. Пандемия сәбәпле, аларның күнегүләре вакытлыча туктатылган иде. Әлеге көнне пенсионерлар зарыгып көтә. Бүген алар, төркемнәре белән саф һавада спорт белән шөгыльләнергә чыга. Озак вакыт туктап торганнан соң, өченче буын университетының сәламәтлек факультеты янәдән эшли башлый. Өченче буын университеты Түбән Камада 9нчы елын эшли. Сәламәтлек факультеты иң популяры. Биредә 400гә якын студент укый. Хәзер алар атнасына 2 көн, “Гаилә” паркында очрашып, төрле күнегүләр ясаячаклар. Төп басым скандинавия такялары белән йөрешкә ясала. Сәламәтлек факультетын медицина көллияте укытучысы Лариса Архипова җитәкли. Аның белдерүенчә, скандинавия йөреше — бәхетле картылыкка илтә.
Әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләрне сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә Гаилә паркында көтеп калалар…