Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетның йомгаклау коллегиясендә реконструкциягә мохтаҗ булган төп объектлар турында сөйләштеләр. Тарихи һәйкәлләр, мәчетләр һәм храмнар игътибар үзәгендә булган. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына берничә социаль әһәмиятле объект реставрацияләнгән һәм ачылган. Агымдагы елга планнарда — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын төзеп бетерү һәм реставрациядән соң Болгар ислам академиясенең административ бинасын ачу. Аерым игътибар зонасында -Черек күл паркын реконструкцияләү. Биредә гашыйклар аркасын төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителгән. Утырышта агымдагы елга эш планнары билгеләнде.