Татарстан экологлары законсыз кар ташлап калдырылган урыннарны күзәтүне көчәйтте. Журналистлар белән бергә оештырылган рейдта законсыз чүплекләрне дә ачыкладылар. Рейдка безнең иҗат төркеме дә кушылды.
Рус-немец Швейцариясе дип аталган матур урыннарда кар өемнәре барлыкка килгән. Шәһәр халкының яраткан гүзәл урынына законсыз кар ташлап калдыралар.
Кар көртләренең биеклеген үлчиләр. Экология министрлыгы хезмәткәрләре закон бозуны терки. Бирегә карны бер генә тапкыр, бер генә машинада китереп ташламаганнар. Законсыз чүплек турындагы мәгълүматларны шәһәр Башкарма комитетына тапшыралар, чөнки җир участогы аңа карый.
Экология министрлыгы белгечләре ачыклаган кар өеме, кагыйдә буларак, шәһәр юлларыннан ташыла. Димәк, кар составында зарарлы кушылдыклар бар. Карның соры төстә булуы да шуның дәлиле. Язын кар сулары белән бергә, алар туфракка эләгергә, табигатькә зыян китерергә мөмкин.
Бигрәк тә елга-күлләр янында. Моның өчен юридик затларга 250 мең сумга кадәр штраф яный. Константиновка бистәсенә кар ташучыларны да шундый җәза көтә. Биредә кар белән бергә, төзелеш калдыкларын да ташлаганнар.
Урында экологлар карны анализга алып, лабораториягә җибәрделәр. Шуннан соң милек хуҗалары белән эшләячәкләр.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе өлкән белгече Һиндия Галиева: «әлеге хокук бозу факты буенча, киләчәктә административ чаралар күрү, участокның милек хуҗасын билгеләү өчен, Росреестрга запрос җибәреләчәк.»
Ел башыннан бирле экологлар законсыз 4 чүплек урынын ачыклаган. Ә бит Казанда гына да 8 махсус чүплек исәпләнә. Тик еракка барып тормас өчен, кагыйдә бозучылар чүпне теләсә кайда ташлап калдыралар. Мондый фактларны ачыклаганда, Халык иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә яисә 267-68-67 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.