Авыл халкына – яңа елга бүләк. Буа районының берничә авыл җирлегендә яңа спорт мәйданчыклары ачылды. Аларны профильле республика программалары буенча һәм Буа якташлык җәмгыяте ярдәме белән төзекләндергәннәр.
Исәк авылында яңа мәйданчык якташлар ярдәме белән төзелгән. Авылларны төзекләндерү җирле хакимиятнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Ә якташлары һәрчак ярдәм кулын сузаргә әзер.
Ранис Камәртдинов Буа районы башлыгы
Яңа ел тамашасы бер генә авылдашны да битараф калдырмады. Импровизацияләнгән сәхнәдә Ринат Рәхмәтуллин, Ленар Салихов, Камилла Мусина һәм башка башкаручылар чыгыш ясады. Яңа ел уеннарында һәм конкурсларда ел саен балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Ә якташлары балалары өчен яңа ел бүләкләрен дә әзерләгән.
Ирек Закиров Буа якташлар җәмгыяте президенты
Яңа спорт һәм балалар мәйданчыклары бу көннәрдә Буа авылларында яшәүчеләрне үзенә җәлеп итү урынына әйләнде. Әйтик, Боерган авылында балалар өчен «Кышкы уеннар»бәйрәме узды. Балалар «Кар викторинасы» сорауларына җавап бирделәр, ә дөрес җаваплар өчен бүләкләр алдылар. Вольнистан һәм Яңа Чәчкаб авылларында “Күңелле стартлар” уены узды. Балалар һәм өлкәннәр конкурсларда, күңел ачу программаларында бик теләп катнашты.
Авылларда яшәүчеләр билгеләп үткәнчә, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә яшәү шартлары яхшы якка үзгәргән. Узган елда гына да 74 торак пунктта шактый эш башкарылган.
Гакил Камалетдинов, Татарстан яңалыклары, Буа районы.