Татарстанда 9-11-нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы старт ала. Бер үк вакытта 4-11-нче сыйныф укучылары өчен республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары уза.
24 фән буенча ярышлар үтә. Алар Россиянең барлык төбәкләрендә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча оештырылган. Олимпиадаларда муниципаль этапта кирәкле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган уку елының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша.
17-нче февральдә онлайн-форматта татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узарга тиеш. 23-26-нчы февральдә укучылар Идел буе мәктәп укучылары фәнни экология конференциясенә кушыла. Шулай ук 11-нче гыйнвардан 20-нче гыйнварга кадәр муниципаль районнарның мәктәп укучылары арасында «Олимпка юл» девизы белән белемнәрне тикшерү оештырыла. Барлык олимпиадалар Роспотребнадзор оешмасы тәкъдимнәрен үтәп уза. Барлык мәйданчыкларда мәҗбүри термометрия, антисептик белән кул эшкәртү оештырыла, катнашучыларны социаль дистанциягә бәйле кагыйдәләрне үтәп утыртачаклар.