Яңа ел хыяллары тормышка ашты. Түбән Камадагы 47 һәм 49 нчы микрорайоннарда тау шугалаклары барлыкка килгән. Аларны шушы микрорайоннарда яшәүчеләр үзләре ясаган. Әлеге башлангычны шәһәр хакимияте хуплаган. Тулырак мәгълүмат алдагы материалда. Нәни осталар көрәкләр белән коралланган — алар өлкәннәргә кардан тау ясарга булыша. Эш барышын Николай Пермяков бәяли. Ир-ат кырык елдан артык үз куллары белән кышкы аттракционнар ясый икән, бүген үз тәҗрибәсен яшьләргә бик теләп өйрәтә.
Кардан ясалган тау 47нче һәм 49нчы микрорайоннар арасындагы кырда барлыкка килә — төзелешкә рөхсәтне Айдар Метшин бирә. Түбән Кама мэрына Елена Романова мөрәҗәгать иткән. Күпбалалы хатын-кыз әйтүенчә, чыршы шәһәрчекләре ерак урнашкан, хәзер күршеләр ярдәме белән бәйрәм ишегалдына килә.
Бу эшкә башкалар да кушыла. Түбәнкамалылар кардан ясалган тауларны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра. Һәм меңләгән лайклар җыя — тик алар өчен бу мөһим түгел, балаларның йөзләрендәге елмаю — шәһәрдәшләр өчен зур бүләк.
Альбина Валеева, Булат Абдульманов.