16 гыйнвар көнне Казанның Цирк бинасында янә грандиоз тамаша — «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак.
Быел көрәш мәйданында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия төбәкләреннән иң яхшы 20 көрәшче: профессиональ спортчылар, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр бил алышачак. «Манзара»ның абсолют батырына чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча бүләк ителә. Көрәш абсолют үлчәү категориясендә уза. Чара татар эстрадасы артистларының чыгышы белән үрелеп барачак.
Хәлил Шәйхетдинов Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары