Казанда узган ял көннәрендә яуган карны көрәп, тиешле урыннарга ташуда 636 техника эшләде.Кайбер ишегалларына хәтта җәяү генә түгел, ә автомобильдә керү дә кыенлашты. Ишегалларында кар көрәүчеләргә киеренке эшләргә туры килде. Йорт яны территорияләрен, квартал эчендәге юлларны тәртипкә китерүдә көн саен ике мең ишегалды җыештыручы, 135 махсус техника җәлеп ителгән. Башкаланың үзәк магистральләрендә карны төнге вакытта көрәп, махсус урыннарга ташыйлар. Соңгы көннәрдә генә дә Казан юлларыннан 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Аны полигоннарга кар эретү камераларына илтәләр. Ә республика юлларында барлыгы 636 кар көрәү техникасы эшли, шуларның 450се — төбәк юлларында.