Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Роспотребнадзор оешмасы хезмәткәрләре республикадагы 49 обьектта ковидка каршы таләпләрнең үтәлмәвен ачыклаган. Бу турыда Татаринформ агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтелде.
Каникул вакытында кибетләрдә, ресторан-кафеларда, балалар лагерьларында, ял итү урыннарында тикшерүләр үткәрелде.
Республикада эпидемиологик хәл тотрыклы. Авыручыларга хастаханәләрдә урыннар җитәрлек, барысы да штат режимында эшли. 2420 кешегә ковидка каршы прививка ясалган. Спутник В вакцинасының 6900 кешегә җитәрлек комплекты бар. “Вектор” фәнни институтында коронавирусның яңа британия штаммы мутациясе өйрәнелә. Табиблар сәламәтлекә карата игьтибарлы булырга өнди. Вакцина ясаткан кешеләргә дә ковидка каршы таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. Чөнки ковидка каршы иммунитет икенче тапкыр прививка ясатканнан соң гына барлыкка килә.