Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Яңа ел каникуллары көннәрендә Актаныш районында төрле спорт чаралары оештырылды. Кыш бабай призына узган өстәл теннисы, мини- футбол, шахмат, йөзү, көрәш ярышларында өлкәннәр дә, балалар да теләп катнашты. Ә чаңгы трассасы спорт ярышларының үзәгенә әйләнде.
Гыйнвар башында районда ел саен спорт һәм сәламәтлек декадасын үткәрү матур гадәткә керде. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре чаңгыда узышуда ГТО нормаларын тапшырды. Район Советы һәм башкарма комитетта эшләүчеләр дә осталыкларын күрсәтте. Актаныштагы “Бүләк” чаңгы трассасын беркайчан да кар каплаганы юк, биредә спорт мәктәбе укучылары көн саен узышларга чыга, аларга предприятие-оешмаларда эшләүчеләр дә кушыла.
Эштән соң чаңгы шуарга килүчеләр арасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны еш күрергә мөмкин. Җитәкче озак еллар чаңгы спорты белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсен бәйгедә дә раслап күрсәтте. Өлкәннәр арасында узышта беренче урынны яулады, финишка кайбер яшьләрдән дә иртәрәк килде.
Өлкән узышчылар арасында Айрат Кәрамов белән Әбүгали Әхмәтгалиев та яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ә яшьләр арасында яшьләр бүлеге җитәкчесе Назил Латыйповка тиңнәр булмады. Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов белән юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов аннан беразга гына калышты. Хатын-кызлар арасында җиңүче-массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Тимерова.
Актанышта чаңгы спортын үз итүчеләр өчен хәзер ике чаңгы базасы эшли, “Бүләк” чаңгы трассасыннан тыш, 57 нче бистәдәге “Нөркә” базасында да чаңгыда шуарга була. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар республика ярышларында да чыгыш ясап, еш кына призлы урыннарны яулыйлар.
Фәнис Мөхәммәтов, Ләйсән Газизова, Актаныш районы муниципаль районы мәгьлүмәт үзәге.