Бүген — Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне. Татарстан хөкүмәте исеменнән прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын премьер-министр Алексей Песошин котлады.
“Россия прокуратурасы үзенең төп билгеләнешен – законның өстенлеген тәэмин итүне, илебез гражданнарының конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклауны раслый. Иң катлаулы чорларда, тарихның борылыш мизгелләрендә прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләре үзләренә тугры булдылар, Ватанга һәм халкыбызга намус белән хезмәт иттеләр. Республика җитәкчелеге сезнең авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәт белдерә, — диелә котлауда.