Алдагы ике көндә Татарстанда салкын булачак. Төнлә һава температурасының 30 градустан түбән төшүе ихтимал. Ә атна азагына буран чыгуы көтелә. Гидрометеорологлар фаразлавынча, ул 14 гыйнварда башланып, җомгага кадәр дәвам итәргә мөмкин. 10 гыйнвардагы буран яңа елда чын мәгънәсендә рекордлы булды. Бер тәүлек эчендә Казанда 10 миллиметр кар яуган, бу айлык норманың дүрттән бер өлеше кадәр.