Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар арткан. Ел башыннан республикада коронавирусның 899 очрагы теркәлгән. Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәге кешеләр арасында коронавирус белән авыру очраклары арткан. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 очрагы теркәлгән. 90 очракның икесе — читтән кертелгән, 88 кеше covid-19 белән авырган кешеләр белән контактта булуы аркасында чир йоктырган. 23 кешене хастаханәгә дәваланырга салганнар, 67 кеше өйдә дәвалана.
Казанда 52 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда — 9, Яшел Үзәндә — 5, Түбән Камада — 4, Алексеевскида, Бөгелмәдә — 3 әр, Апаста — 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистай, Ютазы районнарында — 1 кешенең авыруы ачыкланган.
11 гыйнварга Татарстанда коронавирусның 14 273 очрагы теркәлгән. 11 041 кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 18 кеше дәваланган.